Бүген "Синең сәламәтлегең" конкурсы кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Любовь Горюшева тарафыннан чара үткәрелде. Әлеге чара ГТО барлыкка килүнең 85 еллыгына багышланган иде. Чарада 20 яшүсмер катнашты.
Дәрес С.Я. Маршакның "Билгесез герой турында хикәя" шигыре хакында фикер алышудан башланды. Соңыннан балалар физик мөмкинлекләрен күрсәтте: гер күтәрде, йөгерде, скакалкада сикерде һәм башка күптөрле ярышларда үзләрен сынады.