Балалар белән ата-аналарның мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча дәрес Түбән Каманың "Веста" үзәгендә узды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә  "Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән очрашу узды. 

Очрашу башында хезмәт буенча инструктор Фиалка Косынцева ата-аналарга балалары белән чәчәкләр ясарга тәкъдим итте. Әлеге иҗади эш барышында балалар һәм аларның әти-әниләре кызыксынып кулдан әйберләр булдырды. Аннан соң психолог Альбина Шамиева хатын-кызлар белән тренинг күнегүләр уздырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International