Яр Чаллының "Асылташ" приютында тәрбияләнүче кызлар үзләрен яңа һөнәр ияләре итеп тойды

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында матурлык конкурсы узды. 

Өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр үзләрен чәчтараш итеп тойды. Биредә алар жюриларга үзләре уйлап чыгарган прическаларны тәкъдим итте. Шулай ук кызлар һөнәрләр турында табышмакларга җавап бирде. 

Конкурс ахырында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International