18 март көнне Ютазы районы мәдәният йортында вакантлы эш урыннары һәм уку урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада район предприятиеләре вәкилләре катнашыр дип көтелә. Эш эзләүчеләр тәкъдим ителгән вакансияләр белән танышып, алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алачак.
Шулай ук үзләренең белем бирү программасы, кабул итү шартлары белән Лениногорск, Баулы, Октябрьск (Башкортостан) шәһәрләренең югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары танштырачак.
Башлана 13.30да.