23 март көнне Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Бу чарада түбәндәге предприятиеләр катнашыр дип көтелә: ҖЧҖ "Казанский ДСК", ААҖ "Казан төзелеш материаллары комбинаты", ҖАҖ "Таттелеком" һәм ИП Федорец.
Биредә катнашучыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: тутыручы, йөртүче, төяүче, монтажчы, токарь, машинист һәм башкалар.
Ярминкә Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13а йорт адресы буенча уза.
Башлана: 9.00 сәгатьтә.