Яшел Үзәндә кече футбол турниры оештырылды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Бүген Яшел Үзәннең "Авангард" спорт комплексында психоневрологик интернатлар карамагындагылар арасында кече футбол буенча турнир узды. 

Турнирда Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Кама аланы һәм Арча районнары командалары катнашты.

Ярыш йомгаклары буенча мактаулы өченче урынны Алабуга интернаты яулады. Икенче урында - Яшел Үзән командасы, Беренче урында - Казан психоневрология интернаты командасы.

Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International