Казанның Киров районында узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды.
Чарада 7 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. Алар арасында: ФКП "Казан Дәүләт казна дары заводы", ГАОУ СПО "Әлмәт һөнәр көллияте-41", ГКУ "ТР Янгын сүндерү сагы", ҖЧҖ "Вест-ЛЛ", ҖЧҖ "Юлдаш", ААҖ "Горпечать" һәм ИП Юнысова бар иде.
Эш бирүчеләр тарафыннан 82 вакансия тәкъдим ителде. Биредә аппаратчик, лаборант, инженер, хисапчы, производствога өйрәтү мастеры, методистка ихтыяҗ зур.
Шулай итеп, мини-ярминкәдә 273 кеше катнашты, шуларның 19ы эшкә урнашу өчен чакыру алды.
Үзәк белгечләре 289 гражданга консультация хезмәте күрсәтте.