Түбән Камада мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырыла

2016 елның 15 марты, сишәмбе

17 март көнне Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакансияләрне ИП Талашко, ҖЧҖ "Кама полимер материаллар заводы, ИП Петров, ЧУ "Спорт комплексы Шинник" тәкъдим итәчәк.

Ихтыяҗ түбәндәге вакансияләргә зур: слесарь-сантехник, каравылчы, кассир, эшче, хисапчы, менеджер, базалар администраторы.

Чара Түбән Кама шәһәре, Бызова урамы, 20а йорт адресы буенча уза.

Башлана 10.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International