Бүген Биектауның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре район мәктәпләренең 151 11 нче сыйныф укучысы өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырды.
Чарада район башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария академиясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Егет һәм кызларны хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган вакансияләр белән таныштырдылар, һөнәр сайлау өчен киңәшләр бирделәр.