Ютазының мәктәп укучыларына булачак һөнәрләрен сайларга булышалар

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

4 нче һәм 12 нче март көннәрендә  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ҖЧҖ "МастерПрофи" вәкилләре белән берлектә мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. 

Очрашу кысаларында 135 укучы хезмәт базарындагы торыш белән танышты,  кирәкле һөнәрләр турында видеофильм карады, шулай ук һөнәри юнәлешләрен ачыклар өчен тест узды. Әлеге тест нәтиҗәләре буенча белгечләр булачак һөнәр сайлауга киңәшләр бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International