Бөгелмәдә кадрлар хезмәте белгечләре белән очрашу үткәрделәр

2016 елның 11 марты, җомга

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары вәкилләре өчен очрашу үткәрде.

Чараның максаты халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлеген булдыру. 

Очрашу барышында түбәндәге сораулар каралды: Бөгелмә районында хезмәт базарындагы торыш, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә законнарны үтәү, халыкны эш белән тәэмин итү буенча актив чаралар алып бару һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International