Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында язның беренче бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара үтте.
Интернатта эшләүче хезмәткәрләр картлар йортында гомер итүче барлык хатын-кызларга, әбиләргә багышлап җыр башкарды, шигырьләр сөйләде.
Директор Ирина Исмәгыйлова өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әлеге бәйрәм чарасында “Йәгез әле, әбиләр!” конкурсы үткәрелде, биюләр башкарылды.