Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлтелгән дәрес уздырды.
Чараның максаты төрле шартларда барлыкка килә торган курку хисен киметүдән гыйбарәт иде. Биредә 18 яшүсмер катнашты.
Дәрес башында психолог комплекслы тренинг күнегүләр үткәрде.
Күпчелек яшүсмер "Парыңны тап" уенны кыен бирелүе хакында әйтте. Биредә алар башкаларны тыңларарга, аларны ишетергә һәм аңларга өйрәнде.