"Социаль эшмәкәр - 2016" конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Социаль ярдәм итү өлкәсендә әйдәп баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре игътибарына!

"Безнең киләчәк" фонды "Социаль эшмәкәр – 2016" проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Билгеләп үтик, әлеге бәйгене үткәрү максаты - алга таба финанслау, шулай ук социаль эшмәкәрләргә консалтинг һәм мәгълүмат ярдәме күрсәтү.

Катнашу өчен http://konkurs.nb-fund.ru сайтында теркәлеп, шәхси кабинетта гариза тутырып, аны конкурсны оештыручыларга җибәрергә кирәк. 

Әлеге һәм башка мәсьәләләр белән бәйле сораулар буенча түбәндә курсәтелгән телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була 8 (800) 333-68-78

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International