Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кыш айларында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен тантаналы чара оештырылды.
Чара барышында балалар "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштерүдә катнашты, шигырьләр һәм җырлар башкарды.
Шулай ук учреждениесе хезмәткәрләре балалар өчен уеннар һәм бәйгеләр әзерләгән иде.