Бүген Буаның "Гармония" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре карамактагылар өчен мастер класс үткәрде. Биредә балалар әти-әниләре өчен открыткалар ясады.
Чарада социаль куркыныч халәттәге гаиләләрдән булган балалар катнышты.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, балалар эш нәтиҗәләрен күреп бик канәгать калды.