Кичә Министрлык Арча районы администрациясе белән берлектә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Муниципаль берәмлекләрдә хезмәт саклау буенча идарә карарлары үткәргәндә һәм хезмәт шартларын махсус бәяләгәндә Координацион совет роле" семинарын уздырды.
Семинар эшендә Балтач, Кукмара һәм Саба районнарының хезмәт саклау буенча Координацион совет, Министрлык, Дәүләт хезмәт инспекциясе, ҖЧҖ "ВиКо", ЯАҖ "Казан-Восток-Сервис" вәкилләре, шулай ук Арча районы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарда республикада һәм районнарда җитештерүдәге имгәнүләр, хезмәт саклау, хезмәт шартларын махсус бәяләү белән бәйле Координацион советлар эшен оештыру мәсьәләләре каралды.