Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Арча шәһәре волонтерлары үзләренең кураторлары -“Мәрхәмәтлек Үзәге” психологы Шаесламова Миләүшә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балалар белән берлектә караучыларга мохтаҗ булган әбиләргә бәйрәм оештырды.
Балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнде: үз куллары белән бәйрәм открыткалары ясады, аларга җылы-матур сүзләр язды, шигырьләр, җырлар өйрәнде.
Шулай итеп, алар бергәләшеп әбиләргә кунакка китте. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы әбиләр мондый игътибарга рәхмәтләрен җиткерде.