Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре 8 нче номерлы төзәтү колониясендә булып кайтты. Алар иректән мәхрүм итү урыннан чыгарга җыенучы затлар белән мәгълүмати белешмә консультациясе үткәрде.
Тоткыннарга хезмәт базары хакында мәгълүмат бирелде, предприятиеләрдә, оешмаларда булган вакансияләр белән таныштырдылар.
Һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт барлыгы 27е кешегә күрсәтелде.