Кичә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре чираттагы очрашу чарасын үткәрде.
Биредә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре 20 гражданга юридик ярдәм күрсәтте. Алар һөнәри яңадан укыту, пособие түләү тәртибе һәм шартлары, эшсезлек, үзмәшгульлек формалары, җәмәгать һәм вакытлыча эшләр оештыру хакында сөйләде.
Чара йомгаклары буенча 11 кеше яңадан рәсмиләштерү узды.