Бүген 1 нче санлы махсус һөнәри училище базасында Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан "Кем булырга?" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды.
10-11 нче сыйныф укучылары хезмәт базары һәм һөнәрләр турында мәгълүмат алды. Шулай ук чара барышында 31 яшүсмер психологик-диагностик тест узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар югары сыйныф укучыларына һөнәрләр турында күбрәк белергә, кирәкле һөнәр сайларга ярдәм итә.