Ике меңнән артык эш эзләүче вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 11 марты, җомга

Кичә Казанның Авиатөзелеш районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Биредә 57 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты: ААҖ "Казанькомпрессормаш", ЯАҖ "Здравмедтех-Поволжье", Трамвай депосы-1 МУП "Метроэлектротранс", ААҖ "Казан төзелеш материаллары комбинаты", ААҖ "Радиоприбор", ҖЧҖ "Татвойлок", АО "Кварт", ҖЧҖ ИК "Уңайлы йорт", ҖЧҖ "ЖКХ Инвест плюс",  ҖАҖ  "Казаноргсинтез", ҖЧҖ "Казан предприятиесе "Электроконтакт", ҖЧҖ "Кожгалантерейная фабрикасы", ААҖ "Аяк киеме фабрикасы "Спартак", МУП "Метроэлектротранс", ААҖ "Казан Электроприбор заводы", ҖЧҖ "КЗССМ", ҖЧҖ "Альфа-Тех", "Трест "Горводзеленхоз", ХСШ ҖЧҖ "Авиа-ЩИТ", "ЯАҖ "Горпечать", ҖЧҖ "Модалы шәһәр", ҖЧҖ "Энерготранс" һәм башкалар.

Эш бирүчеләр 1600 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

Чарада 2300 кеше катнашты. Шуларның 183е алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International