Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте белгечләре арасында үткәрелә торган "Халыкны эш белән тәэмин итү профессионалы" Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеләнде.
Конкурс комиссиясенә өч номинация буенча 15 гариза килгән.
Шулай итеп, "Эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек һәм мәгълүмати эш" номинациясендә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әйдәп баручы инспекторы Екатерина Мухина җиңү яулады.