Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Эльмира Закирова "Салават күпере" арт-терапия клубы эшчәнлеге кысаларында чираттагы дәресен үткәрде.
Дәрестә 11 балигъ булмаган бала катнашты. Алар Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап әниләр һәм әбиләр өчен открыткалар ясады.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр ял факытын файдалы итеп үткәрү, психик-эмоциональ хәләтне яхшырту ысулы булып тора.