Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар "Әни өчен чәчәк бәйләме" рәсем конкурсында катнашты.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, балалар әлеге биремгә бик җитди карады. Күргәзмәгә ике генә эш җибәрелүгә карамастан, барлык эшләр дә яратып һәм фантазия белән ясалган иде.