Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәдәни чара узды

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә карамактагы балигъ булмаган балалар өчен социаль мәдәни чара узды. 

Биредә балалар Гадел һәм Рамил Халиуллиннарның иҗади күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмәдә майлы буяулар,  графика, натюрморт техникасында башкарылган, шулай ук скульптура, агач эшләре бар иде. 

Чара ахырында балаларга әдәби китаплар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International