Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре балалар йортында булып кайтты.
Белгеч уен формасында балаларны һөнәрләр белән таныштырды.
Шуны билгеләп үтик, Әлмәтнең мәшгульлек үзәге ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар белән ел саен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздыра.