Әлмәттә яшәүчеләр вакансияләр ярминкәсендә булып кайтты

2016 елның 4 марты, җомга

Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды. 

Исегезгә төшерәбез, биредә түбәндәге 8 предприятие вакантлы эш урыннары тәкъдим итте: ҖЧҖ АЧНФ "Алсу", Әлмәт РайПО, МУП "ГУАД", ҖЧҖ "Вариант", ҖЧҖ "Паллада", МУП "Әлмәт троллейбусное идарәсе", "ДАССОНЫҢ Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе".

Ярминкәдә машина йөртүче һәм кондуктор, табиб, балалар бакчасы тәрбиячесе, җыештыручы, юл эшчесе, сатучы, пешекче, бухгалтер, штукатур, урам себерүче, кондитер белгечлекләре буенча ихтыяҗ зур иде

Чарада 118 кеше катнашты. Шуларның 9ы алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International