Лаешта мөмкинлекләре чикле гражданнарның хокукларын көйләүче яңа закон хакында фикер алыштылар

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова эшлекле визит белән Лаеш районында булып кайтты. Әлеге киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, учреждение һәм предприятиеләр, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләре катнашты.

Очрашуның төп темасы булып 2014нче елның 1 декабрендә чыккан 419 нче номерлы яңа законны гамәлгә ашыру торды. 

Үз чыгышында Ирина Юльевна катнашучыларны уңайлы мохит булдыру буенча норматив-хокукый система белән җентекләп таныштырды, шулай ук инвалид кешеләргә карата дискриминация булдырмау максаты белән мисаллар китереп, инвалидлар белән аралашу этикасын искәртте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International