Аксубайда яшәүчеләр уку һәм эш урыннары ярминкәсендә булды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Аксубайда  уку һәм эш урыннары "Мәгариф. Карьера-2016" ярминкәсе узды.

Чарада түбәндәге уку йортлары катнашты: ФГАОУ "Казан (Идел буе) федераль университеты, ФГАОУ Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкчелегендәге Яр Чаллы институты", Идел буе дәүләт академиясе, Физик культура, спорт һәм туризм академиясе" ВПО "Казан дәүләт энергетика университеты, Түбән Кама химия–технология институты (филиалы),"КНИТУ", ГАПОУ "Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы", ГБПОУ "Казан технология һәм дизайн көллияте", ГБПОУ "Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы", ГАПОУ "Түбән Кама агросәнәгать колледжы", ГАПОУ "Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы", ГАОУ СПО ТР "Чистай авыл хуҗалыгы техникумы", ГАПОУ "Чистай күпкырлы көллияте" һәм башкалар. 

Үз вакансияләрен эшсез аксубайлыларга түбәндәгеләр тәкъдим итте: ААҖ, "Татавтодор", ООО Агрофирма "Аксубай" ҖЧҖ "АксуАгро", ААҖ "Чистай электр челтәрләре", "ДАССО Аксубай район  үзәк хастаханәсе" һәм ИП Ихтонова. Ихтыяҗ зур булган эш урыннары арасында хисапчы, каравылчы, тракторчы вакансияләре бар.

Барлыгы чарада 372 кеше катнашты, шуларның 340 гомуми белем бирү уку йортлары укучылары, 32се – эш эзләүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International