Буген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Әлеге ярминкәдә эшсезләргә оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре вакансияләр тәкъдим итәчәк.
Биредә троллейбус йөртүче, урам җыештыручы, кондуктор, сатучы, пешекче, тегүче һәм башка белгечлекләр буенча ихтыяҗ зур.
Шулай итеп, ярмикәндә катнашучылар эш бирүчеләр белән аралаша, вакансияләр хакында мәгълүмат ала, һөнәри юнәлеш бирүче тест узача алачак.
Чара Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 а йорты адресы буенча уза. Башлана 9.00 сәгатьтә.