Бөгелмәнең "Возрождение" үзәге карамагындагы балаларны хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле методикалар кулланалар. 

Әйтик, бүгенге учреждениедә агротерапия дәресе узды. Үзәк карамагындагы балалар үрентеләр утыртырга өйрәнде. Әлеге тернәкләндерү процессы барышында малайлар һәм кызлар усемлекләр артыннан күзәтеп, сулар сибеп торачак. 

Белгечләр фикеренчә, агротерапия балаларга табигать турында гамәли тәҗрибәсен киңәйтергә, җир эшләре белән танышырга ярдәм итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International