Үткән атнада эш бирүчеләр 2053 вакантлы урын тәкъдим иткән

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда рәсми эшсезләр саны 0,9% тәшкил итә. 1 март көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18508 эшсез кеше теркәлгән. 

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 23645 кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2053  эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында 1090 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 536сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 59 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International