Түбән Каманың "Веста" үзәгендә "Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында очрашу узды

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Кичә Түбән Каманың  "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Без бергә"  клубы эшчәнлеге кысаларында чираттагы очрашу узды. Чарада инвалид балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. 

Үзәк психологы әти-әниләр белән үз-үзенә ышаныч арттыру буенча тренинг күнегүләр, ә балалар белән сенсор җиһазлар кулланып савыктыру чаралары үткәрде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International