Патриотик тәрбия буенча эшчәнлек кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова 12 яшьтән алып 14 яшькә кадәр карамактагы 16 балигъ булмаган бала белән "Экстремизмнан башка патриотизм" девизы астында дәрес үткәрде.
Чара социаль эксперимент белән башланып китте. Аннары "Тормышта без сабырмы?" темасына фикер алышынды, төркемдә бердәмлекне арттыручы күнегүләр башкарылды.