Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына Яр Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче санлы лицей-интернат укучылары кунакка килде.
Лицей укучылары үзләренең учреждениесе, балалар үзидарә органнары хакында сөйләде, киңәшләр бирде.
Приют карамагындагы балалар үз чиратында кул эшләнмәләрен һәм кече музейларын күрсәтте, анда сакланучы экспонатлархакында сөйләде.