Казанның комплекслы үзәгендә психологлар дәрес үткәрде

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Бүген Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ буламаганнарга карата гаиләдә көч куллануга каршы профилактика кысаларында "Тылсымлы ком" тренинг элементлары белән төркем дәресе үтте. 

Белгечләр билгеләп үткәнчә, чара ата-ана һәм бала арасында яхшы мөнәсәбәт урнаштыру, кичерешләрен аңлауга юнәлтелгән. 

Күнегүләр барышында балалар һәм аларның әти-әниләре эмоциональ аралашу тәҗрибәсе алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International