Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне - эшләми торган бәйрәм көн.
2015 елның 24 нче сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә 3 гыйнварда якшәмбегә туры килгән ял көне - 7 март дүшәмбегә күчерелә.
Димәк, биш көнлек эш атнасында 5, 6, 7, 8 нче март ял көннәре булачак.