Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ял көннәре "Без тәртип яклы" девизы астында узды.
Шулай итеп, тәрбиячеләр Рамил Загретдинов һәм Марина Куликова кул асты әйберләреннән әниләр һәм әбиләр өчен сувенирлар ясау буенча мастер-класс оештырды.
Бу ялларда Мәдәният сараена бару да файдалы эш булды. Кече яшьтәге тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп махсус мәйданчыкта уйнады, ә яшүсмерләр үзәк китапханәдә китап укыды.
Шулай ук балалар туганнарына хатлар язып салды. Белгечләр фикеренчә, туганнар белән аралашу - социальләштерү өчен мөһим вакыйга.
Аннары биредә 8 Мартка багышланган чыгышларның репетициясе узды.