Бүген Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы малайлар һәм кызлар Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булып кайтты.
Студент-волонтерлар "Әлифба" музеена экскурсия оештырды. Анда балалар татар телендәге беренче әлифба белән танышты. Аннан соң аларга көллият территориясендә урнашка паркта чаңгыда узышырга тәкъдим иттеләр. Ахырдан ашханәдә тәмле чәй белән сыйладылар.