Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс узды.
Бу юлы балалар Ватанны саклаучылар көненә багышлап ачык төстәге корабльләр беркетте.
"Балалар һәр детальне тырышып ябыштырды. Үз куллары белән эшләнгән бүләк - иң кыйммәтлесе" - дип сөйләде приют белгече.