Лаешның тернәкләндерү үзәге белгечләре сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди

2016 елның 26 феврале, җомга

"Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" - шундый исем астында Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә дәрес узды. 

Үзәкнең социаль педагогы Татьяна Сәгыйтова балаларга профессор В. Г. Ждановның  "Тәмәкенең зыяны турында" дип исемләнгән видеоязма күрсәтте. 

Чараның икенче өлешендә яшүсмерләр "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексында  физик культура инструкторы Дмитрий Белоусовның карамагы астында йөзү буенча ярышларында катнашты. 

Белгечләр фикеренчә, мондый  спорт-массакүләм чаралар - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International