Бүген үзенең 90-яшьлек юбилеен Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Рәшидә Җиһаншина каршы алды.
Учреждение директоры Елена Четырчинская барлык хезмәткәрләр һәм биредә яшәүчеләр исеменнән юбилярны котлады, истәлекле бүләк тапшырды.