Кукмараның "Милосердие" үзәге карамагындагылар кунаклар кабул итте

2016 елның 26 феврале, җомга

Кичә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар  ҖАҖ "Таттелеком"  җирле бүлекчәсе вәкилләре белән очрашты. 

Әлеге чара татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән танышуга юнәлтелгән иде. Кунаклар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр,  кызыклы бәйгеләр үткәрделәр. Очрашу ахырында барлык балаларга да истәлекле сувенирлар тапшырдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International