Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә яшьләргә патриотик тәрбия бирү кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды.
Шулай итеп, 19-25 февральдә хезмәт буенча инструкторлар Фиалка Косынцева һәм Лариса Евстратьева рәсем конкурсы үткәрде. Чараның максаты карамактагы балаларда иҗади фантазия һәм сәнгати зәвык тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Әлеге конкурста социаль карамакта булучы 23 бала катнашты.
24 февральдә социаль педагог Лилия Курбатова 29 нчы санлы мәктәп волонтерлары белән берлектә "Безнең Армия" дип исемләнгән чара үткәрде.
Әлеге чара малайларны Ватанны саклаучылар көне белән котлаудан башланды, Аннан балалар ике командага бүленеп төрле биремнәрдә катнашты. Җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашты.