Азнакайның "Өмет" үзәге карамагындагы ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Кичә Азнакайның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә бәйрәм чарасы узды.

Биредә карамакта булган барлык ир-атларны  Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Алар хөрмәтенә шигырьләр, җырлар, кызыклы котлаулар яңгырады.

Бәйрәм ахырында ир-егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International