Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә карамактагылар өчен мастер-класс узды

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гөлназ Шәвәлиева "М.И.Г." отряды волонтерлары белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә открытка ясау буенча мастер-класс оештырды. 

Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән иде. Биредә төрле категория гаиләләрдән  6 балигъ булмаган бала катнашты. Балалар иҗади сәләтен һәм фантазиясен күрсәтеп, туганнарын, дусларын бәйрәм белән котлар өчен открыткалар әзерләде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International