Биектау районында балигъ булмаган тәртип бозучылар белән профилактик эш алып барыла

2016 елның 20 феврале, шимбә

Бүген Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге идарәсе вәкилләре Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча федераль хезмәте вәкилләре белән берлектә балигъ булмаган хокук бозучылар өчен “Үзеңә ышан” дип исемләнгән профилактик чара үткәрде.

Үзәкнең психологы, юристы һәм социаль педагогы тарафыннан тренинг дәресләр үткәрелде. Алар үз-үзеңә бәяне арттыруга, шәхес буларак формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, хокук бозулар һәм җинаятьләрнең тискәре нәтиҗәләре белән таныштыруга юнәлтелгән иде.

Чара ахырында яшүсмерләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International