Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Людмила Чиркова"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" Республика конкурсының "Хатын-кыз – ел үрнәге" номинациясендә җиңү яулады.
Исегезгә төшерәбез, конкурсны "Татарстан хатын-кызлары" Региональ иҗтимагый оешмасы гамәлгә куя, ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән, төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән хатын-кызларны ачыклау максаты белән узы.