Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иттеләр.
Приютта тәрбияләнүчеләр әлеге бәйрәмгә алдан әзерләнә башлады. Үз куллары белән чакыру һәм котлау открыткалары ясады, шигырьләр ятлады, биюләр өйрәнде. Кунаклар әлеге чыгышларны зур кызыксыну белән күзәтте. Ахырда волонтерлар кул сугышы һәм үзеңне яклау алымнарын күрсәтте.